Хәерле көн.
Киңәш кирәк иде. Монда аноним сорап булгач, язарга уйладым. Деликатный тема булгач, кеше күзенә карап киңәш сорарга оялгыч.
Гаиләдә интим юкка чыкты.
Иргә 56. Миңа 51.
Мин картлык килгәч, шулай була торгандыр дип уйладым, особо бу теманы төпченмәдем. Үземдә ХМЛ диагнозы ачыкланып, дарулар эчә башлагач, либидо акрынлап сүнде. Шулай булуга карамастан, ирдә теләк булганда беркайчан отказ итмәдем.
Берзаман ирнең 27 яшьлек хатын бн интим очрашулары булуы ачыкланды. Моны миңа бу хатын үзе хәбәр итте: кабәхәт ир бн яшисез, мине алдап йөртә, хатыннан аерылам дип, диде.
Боларны белгәч, мин ирнең телефоннарын блокировать итеп, бер хәбәр итмичә, бөтен йортларны калдырып чыгып киттем: синең бн тормыйм, аерылышабыз дип.1 айдан артык кайда ничек яшәвемне белгертмичә яши алдым. Аннан бу мине эзләп тапты. Килмә, йөрмә, аерылабыз, дидем. Тыңламады, килде, бүләкләр чәчәкләр, матур сүзләр, һ.б. Үкенәм, ялгыштым, гафу ит, гаилә иң беренче урында, дип антлар эчте. Шулай йөргәч, условиелар куеп, күндем, ярар 50 яшьне узгач инде, яшик дальше дип уйладым. Кушылдык, ярыйсы гына яшәп киттек... Аннан тагы интим суынды, бетте... Монысында, яшереп куйган урыныннан мастурбация курчагы таптым случайно... Бик обидно булды, минем бит интимга отказ биргән юк, кайчан тели пожалысты. Нәрсә бу?- дип каршына китереп куйдым, аңлатуын, ни өчен бу дәрәҗәгә җиткәнен, бу проблеманы чишәргә кирәклеген сорадым. Җавап булмады. Шулай булгач, бер аңлатусыз, мин тагы чыгып киттем.
Бу ситуациядә миңа нишләргә?
Моның чишелү юлы бармы? Шулай эндәшмичә дальше яшәргәме?