Ирем улымны куып чыгарды: ничек булырга?
Аптыраганнан киңәш сорап язам.
Мин икенче тормышта. Ике бала белән аерылгач, яңадан никахланган идем 5 ел элек. Улым инде өйләнде, аңа 22 яшь, ә кызыма 17 яшь. 4 ел элек шушы ирем белән өй салып, яңа өйдә яшибез. Улым да эшләрдә булышты. Соңгы вакытта айга 1 генә кайта алды, кайбер эшләргә булыша алмады, язгы бакча эшләрендә, мәсәлән, чөнки диплом аласы бар, диплом яза, 1нче курстан бирле параллельно эшли, бездән бер ярдәм күрмәде. Аның кайтмавына иремнең ачуы килде, ул аңларга да теләми аны, кайтсын ди и всё, булышсын ди.
Ирем улыма бүтән монда кайтып йөрмә дигән, хатының да үзең төсле, эш яратмый дигән. Әниең белән сеңлеңне күрәсең килсә, үзеңә кунакка чакыр дигән. Яшәвемнең кызыгы беткән сыман булды, улым белән киленемне өйдә көтеп алмагач, нәрсәгә кирәк инде миңа бу тормыш? Иремә бары 41 яшь, 2 көн эшләп, 2 көн ял итә. Бездә эш тә юк инде ул алай, бар да эшләнелеп бетте. Бергә эшләдек. Без бит әле яшьләр, үзебез дә җир җимертеп эшли алабыз, мин бер дә авырсынмыйм. Ә иремнең принцип шундый: 2 атнага 1 кайтып, үзе белеп, эш эшләп китсен, ди. Без ашап утырганда бездә туп-туры әйтте: син малай, әнә уенчык машиналар белән уйна, диде, ә киленгә, син курчак белән уйнап утыр, ди. Ничек шушы хәлдән чыгарга, ике арада бәргәләнәм, йөрәк авырта, күңел елый.