https://max.
Хәерле иртәләр.
Алдагы хатыма өстәп язам. Ирем улыма кайтма монда бүтән дигән хатка.
Миңа 45 яшь, уртак улыбыз бар, аңа 3 яшь. Ирнең беренче хатыныннан ике кызы бар, алимент түли, кызлары белән аралашмый, дөресрәге алар аралашмый, смсларына да җавап язмыйлар, әти дип тә әйтмиләр. Без никах белән яшибез, өй минем исемдә, чөнки ипотека минем исемгә алынды өй төзергә дип, әле түләнеп бетмәгән. Китсәм, әти-әни янына китәргә була, кызым гына борчыла, 11 гә бара, мәктәп алыштырырга авыр дип. Сезнең киңәшләр миңа бик кирәк, югалып калдым, нинди сүзләр әйтергә дә белмим, йомшаграк кеше шул мин. Теге көнне, балалар киткәч кенә яхшы итеп әйттем мин аңа, балаларны яклап. Араны балалар бозучы да инде ди.