Хәерле кич Чулпан!
☀️ Җәй көне күпчелек кеше тынчу һавадан интегә, эсселек аркасында тиз талчыга, хәлсезләнә, башы авырта, "бик тиз кызучан"га әйләнә башлый.
☀️ Җәйге челлә бигрәк тә бөер, йөрәк, үпкә авыруларыннан һәм югары кан басымыннан интегүчеләргә авыр тәэсир итә.
✨ Көньяк илләрдә яшәүче халыклар исә элек-электән эсселеккә каршы көрәштә хиджама ясатуны кулай күрәләр, чөнки 👇🏻
ХИДЖАМА:
💊 Организмнан токсиннарны (агулы матдәләрне) чыгара ✔
💊 Организмда биологик актив матдәләр бүленеп чыга, ә бу үз чиратында стресстан, депрессиядан арынырга булыша ✔
💊 Баш миенең туклыклы матдәләр һәм кислород белән тәэмин ителеше җайга салына ✔
💊 Артериаль кан басымы һәм гормоннар рәткә килә ✔
💊 Кан һәм лимфа йөрешен яхшырта ✔
💊 Организмда терморегуляция процессын яхшырта ✔️
💊 Су-тоз балансын торгыза һәм җайга сала ✔️
💊 Шешенүләр (отеки) барлыкка килүгә комачаулый ✔️
💊 Тир бүленеп чыгуның эшчәнлеген рәткә китерә ✔️
💊 Кан сыегая һәм йөрәк-кан тамырлары, веноз системасы, баш мие, эчке органнарның сәламәт булуында процедура бик яхшы профилактика чарасы булып тора (белгәнебезчә эссе һава торышында кан куера, аның йөреше начарая, ә бу исә үз чиратында инсульт, инфаркт кебек җитди авырулар барлыкка килүнең сәбәпчесенә әверелә) ✔️
💊 Йөрәк, бөер, үпкә эшчәнлеге яхшыра ✔
💊 Гәүдәдә көтеп алынган җиңеллек барлыкка килә 🤗
📚📚📚
Пәйгамбәребез Мүхәммәд (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын) әйткән:
"Җәбераил фәрештә хиджама ясатуның мөһимлеге хакында шулкадәр күп тапкыр басым ясап әйтте, мин инде аны мәҗбүри гамәлгә әйләнер дип курыктым"
(Җәмүл Вәсәил, 179 нчы бит)