Бастыру өчен.
Уйларымны язасы килә, башкалардан киңәш өмет итеп.
Баш бетәрлек әйбер булмаса да, нигәдер җанны тырмап тора көн буе шушы хәл:
Иртән эшкә йөрим машинада шәһәргә, авылдан. Ир тоже бара шунда ук эшкә, миннән 1 сәг соңгарак башлана эше. Бүген минем бн барасы итте, мин аларның эш урынын узып китәм. Авыл урамыннан барганда бер хатын, таякка таянган көчкә атлый, кул күтәрә... Ирнең сикүшкәсенең анасы... Больницага, химия алырга бара наверно. Онкология ул хатында, по женски... Чәчләре, керфекләре коелып беткән... Бүген җомга көн... Туктадым, утырттым... Ул хатын утырганчы, ишеткәнче, иргә бер ике матур сүз "манчып" алдым тиз генә. Ул тынын да чыгармый утырды, ләм мим сүз чыгармыйча. Эчемдә дөньям кайный... Бу хатын минем бн телефоннан әйткәләшеп, кызы бн мине унижать итеп, теләсә нәрсә язып ятканнар иде бер ел элек: янәсе минем ир аның кызы бн интим связьдә, ягьни мәсәлән мин ни кчемный хатын, шуңа күрә ирем гуляйт итә. Иргә күрсәтәм дә язуларын- ул отрицает, юк ди. Потом шулай низаглаша торгач, бу хатынның кызы өйгә үк килде: иргә әйтә- әйдә сайла - мин или хатының, дип 3 сәг буе шулай ирнең артыннан йөрде безнең өй эчендә. Бу сикүшкәнең 2 баласы бар, ире дә бар, яше 28. Әнисе минем ир бн бер яшьтә. Ул көнне ул сикүшкә җылап кайтып китте. Аннан өйдә буран уйнады инде...
Шуннан, буран тынгач, мин бер сүз әйтми чыгып киттем, авылга яңадан кайтмадым ул вакытта, телефоннарны блокка куеп, яшәдем үз тормышым бн, шәһәрдә квартирабыз бар. Авыр булды сүз дә юк, психотерапевт ярдәме дә алдым, башым күтем бн эшкә чумдым. 2 суткадан соң ир хафалана башлады, шалтырата, тел блокта. Вк да яза- блокка куям. Ватсап, телеграмм - тоже язуы чыккан саен блокка куям. Бер сүз эндәшмим. Танышлар аркылы сораша башлады. Миңа җиткерәләр инде- ни өчен икәнен бөтен дөнья белде. Кәгазьгә язып калдыра башлады... Гафу үтенә инде, ялгыштым, ди. Мәхәббәтен аңлата, миннән башка яши алмавын и тд и тп инде... 2 айлап качып йөри алдым, аннан мине тапты... Тезләнеп гафу сорап, куйган условиеләргә күнеп, сикүшкәсе бн бүтән очрашмаска антлар әйтеп, кире бергә тора башладык... Җиңел булмады гафу итәргә, тем более болар авылда, кайткан киткән саен йортлары аша узасы.
Менә хәзер дә узып китә алмадым, жәлләдем бу хатынны... Ә үземнең эчемдә буран: тизрәк машинадан төшерәсе килә, пычрак юып төшергәндәй. Чабам 130 бн, встречкага чыгам, машиналарны узып узып китеп, тизрәк моны төшерәсе килә.
Ирнең эшенә килеп җиткәч, ул төшеп калды. Бераз киткәч, бу хатын да, шәһәргә керүгә беренче остановкада төшереп калдырырга сорады- мин туктадым. Бер сүз дә дәшми төшеп калды. Үземнең эшкә килеп җиткәч, карасам, арткы утыргычта акча калдырган куеп. Бик гарьләндем бу акчаны күреп, тотып ертып ертып атасы килде, пычрагын сылап калдыргандай тоела бу акча бн. Нәрсә эшләтергә белмичә, киттем кереп эшкә, ул акча шунда калды... Мәчеткә бирергәме ул акчаны, үзенә картасына кире салыргамы, ятим үскән внучкасына (малае бар еще ул хатынның әллә ничә хатынга бала ясап йөри торган, шул балаларга алимент өчен миллионлаган долгы җыелгач, сво га киткән- анда ничек хатыннарсыз тора торгандыр) шушы ук авылда да бар бер внучкасы.
Үземдә кан кайный: ник туктап моны утырттым....
Җомга көнендә, юл буенда, кул күтәреп, таякка таянган онкологияле, химиягә баручыны ташлап, утыртмыйча узып та китә алмадым, туктадым... Дөрес эшләдемме мин, кирәк идеме бу миңа?
Ул хатынның ике баласы кызы малае, сожителе(иренең абыйсы) бар. Ник алар аны шулай таякка таяндырып юлга чыгарып җибәрәләр... Бу хатынның минем юлга чыгуы миңа бирелгән сынаумы?
Ни өчен һаман җан тартыша? Ни өчен бу ситуациядә тыныч кала алмыйм мин?