Хэерле иртэ торкемдэшлэр👍тарелкасы ватылган хатынга каршы языйм эле.
Безнен ойдэдэ кемдер яши. Узен гел сиздереп тора. Зыяны булмагач минем ана исемдэ китми.уземэ просто кызык.
Бервакыт голнен яфрагы идэнгэ кадар сыгылды, и аннары чиртерелеп жибэрелде, яфрак селкенеп утыра. Оныгым кунакка килде. 3 яшь. Тушэм буенча кузен йортэ, узе мама это кто, мама это кто, ди. Берконне диванда утырганда 1 сум акча тэгэрэп килде идэннэн. Мин аны кузя дип йортэм. Кузя, биргэч биргэч ник аны кубрэк бирмэден инде дип алып тумбага куйдым. Берникадар вакыттан сон шул 1 сум Юкка чыкты. Эле бу атнада шундый шундый матур теллэре лепер лепер сойлэшэлэр. Уянып киттем, тынлап яттым башта, аннары тамак кырдым. Тындылар. Узган ел санаториягэ бардык. Киткэндэ ойне кат кат тикшереп чыгып киттек. Кайтып кердек оч атнадан. Спальнядада , залдада ут яна. Эллэ без кайтуга янган, эллэ 15 кон буе янып торган. Белмим. Шунын кебек вак тояклэр бездэ бик куп. Узебезгэ тимэгэч, узлэренен генэ барлыкларын белгертеп торгач, без иялэндек бугай инде ана. Берэр жиргэ китэсе булсак, остэлэдэ менэ сезгэ су, менэ конфет, дип остэлдэ эйбер калдырам. Ойдэ корьэн , намаз укылып тора. Дин буенча жен яши, дилэр. Узем йорт иясе, Кузя дип уйлыйм.