Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла дөрес сөйләшергә өйрәтә.
- "“Кадәр” булса – күләм. Мәсәлән, “Бугазына кадәр шешәне сыеклык белән тутыру”. “Хәтле булса” – ара. “Күпергә хәтле бардым”. “Чаклы булса” – вакыт. “Яшь чакта”. Алар төгәл билгеләнгән булган. “Тиклем” – санап булмый торган төшенчә. “Шундый тиклем надан булырсың икән”.
Болар барсы да төгәл билгеләнгән булган.
Профессиональ язучылар да бутый. Салышты белән салындыны бутыйлар. “Йоклаганга салышып ятты”. Өлкән яшьтәге язучы яза: “Йоклаганга салынып тыңлап ятты”, ди. Салынып түгел. Салышып – симуляция. Салынып булса – “Миңа салына, миңа ышана, ялкау ул”.
Мәркәз белән үзәкне бутыйлар. Үзәк бик кечкенә бит ул. Кишернең дә үзәге була. Ә шәһәрнең мәркәзе була. “үзәгемне өздең” – дигәндә инде башка мәгънә. “Үзәгемне өздең бит син, балам”".
Рабит аганың бу фикерләре белән кемнәрдер килешмәс тә. Ләкин, ничек кенә булмасын, Батулла телебезнең һәр сүзенә бик игътибарлы булырга кирәклекне ассызыклый.