Чулпан Матурым, аноним чыгарыгыз әле.
Алдан ук үзем турын да: җиңел Акыллы- җилбәзәк , алма пеш- өзелеп төш дип ятучы түгелмен. Ике дөньяны да тигез тартырга тырышам. Намазга бас димәгез, Әлхәмдулилләһ🤲Намазлымын, гыйлем өстәү юлында, укуны дәвам итәм. Аллаһ Разый булсын 🤲
Тормыш бик нык кыйнады,Аллаһы Тәгалә дә гел сынау арты сынау җибәрә. Арты хәерле булсын 🤲
... Ирем бн 44 ел яшәп, бик күп авырлыклар күрдем. Гаиләне тартканмыйм, Бала- оныкларга начар үрнәк күрсәтмим, дип: дустым белмәсен - дошманым сизмәсен дип, уңган хатын, яхшы ана булыйм дип, артыграк Та тырышып ташладым ахры. Кайната-кайнана,ирем гаиләсенә ,туганнарына хөрмәт күрсәтеп- булышып яшәдем.
Ирем бн озак йөреп өйланештек, бер авылдан- гаиләсен дә, үзен дә әзме- күпме белеп, холкы җиңел- кире, үзсүзлелеген белеп чыктым( Аллаһ язмышымы, үземнең ялгышлыгыммы?! Нык яраткан кк,артымнан тагылып ,мине як- якка каратмыйча йөрде)
Ирем өстемнән йөрмәде, тик эчеп туялмыйча үзәгемә үтте.... Хәзерге вакытта эчми, саулыгы бетте.
Яшьлек тә булгандыр матур вакытлар да, яшьлекнең акыллы кыска, өметләр зурдан бит. Гел яхшылыкка гына өметләндем, бер утырыр,олыгая башлангач басылыр дидем. Кыскасы ярыйсы гына, почти ҮРНӘК гаилә сыман яшәдек....
Ике улыбыз бар, икесенең дә 2шәр бала. Киленнәрем искиткеч яхшылар.Мине бүгенге көндә ҮЗ язмышым борчымый( күбрәк гомер узды),киленнәрем нәк минем язмышны үтәләр. Улларым-йөрәк бәгырьләрем, әтиләре узган юлны кабатлыйлар, аның тырма тешләрен җыялар. УЛЛАРЫМ, җирдәге чүпләр дә, акылсыз- булдыксызлар да тугелләр. Ана буларак, бик тырышып тәрбияләдем, әтиләренең хата- кимчелекләрен аңлатып , боларны чын Ир- ат кабатламый , хатыннарыгызга ярату- хөрмәт, җылы сүз, наз булсын. Беренче Раббыбыз; икенче Ата-ана, ГАИЛӘ!!!
дип үстердем🤲
.... Ир баланы,Ана сүзе бн генә тәрбияләп булмаганны мин аңлыйм, тик үземне- кайда соң минем ялгышларым дип" ашап" бетердем бит, йокым юк, авыру- чирләрнең чуты юк.
Алга таба ничек яшәргә миңа.
Киленнәрем дә болай яшәмәсләр, замана башка... Бәлкем түзеп яшәргә кирәк тә түгелдер.
Ничек шулай бөтен катылыкны- усаллыкны, эчүне- ата геннарыннан гына алып; мин биргән тәрбия, минем йөрәк җылым- яхшы геннарны үзләштерә алмаганмы минем УЛЛАРЫМ. Миңа киленнәрем, Оныкларымнан Оят🤦
Ничекләр үземне кулга алыйм; нәрсә үзгәртә алам?!
Укыйм- сорыйм Раббымнан, тәһәҗҗүд намазларыннан соң да сорыйм🤲 УЛЛАРЫМ ны һидаять юлына - туры юлга бастыр, калеб күзләрен ач, әтиләре хаталарын кылмасыннар дип🤲
... Минем язмышка охшашлы аналар бармы икән? Алар дә минем кк ут йотып, газапланып яшиләр микән?
Боларны бары тик Аллаһы Тәгалә генә чишә алачагын аңлыйм, тик йөрәк күтәрә алмый бит.
Бирегез БЕР шифалы киңәш 🤲❤️