Хэерле коннэр !
Без,Кешелэр,узебезне хэрвакыт кешечэ тотабызмы сон? Эт песи белэн булышырлыкмы сон кайберэулэребез? Куптэн тугел Светофор кибетенэ кердем ,резиновый перчаткаларны коробкаларын аерып,таратып бетергэннэр. Фасованный конфет,печенье,жимешлэр тоже ертып ачылган,таралган ,салфеткалар тоже …. Эт-песи тугел,кеше куллары эше болар. Хайван белэн булышкан кешене, гомумэн хормэт итмим. Шундыйларга искэртэсем килэ, ишек тобендэ кеше кулына карап утырган эт песине телгэ алып суз чыгарасыз,илдэ сугыш бара, гел бу муллык,байлык булмаска да момкин, сузлэрегез бумеранг булып кире узегезгэ кайтмасын. Эзмени ,чэчэк эчендэ яшэгэн иллэр бугенгесе кондэ кан-яшь тугеп, чуплектэн ризык эзлэп яши. Газыны гына карагыз. Бугенгесе кондэ жимереклэр эчендэ,эт-песилэре белэн бергэ яшэргэ тырышалар,узлэре ач кешелэр,авызларыннан озеп хайваннарын ашаталар!
Без барыбыз да,Аллахнын мэхлуклэре. Безнен яндагы ул хайваннар безгэ сынау очен дэ бирелгэн. Ничек тотасын син узенне Аллах тэгалэнен мэхлуклары белэн? Бэйдэге этенне ач,сусыз тоту,балалырын утеру,яки каядыр илтеп ташлау килэчэктэ синен нэселенэ кайта,балаларын синен гонахны кутэрэ,диде мина бер хэзрэт. Хайваннын теле юк,лэкин куз яше ачы хэм авыр тошэ! Шулай ук кечкенэ песи балаларын, беременный ана песилэрне кибет,подьезд топлэренэ атып китэлэр,бу кешелексезлекнен потологы! Балаларынны бэхетсез итэсен килсэ рэнжетэсен инде хайванны. Асрыйсын икэн,чарасын кур,бэбилэтмэ,булган икэн инде,урнаштыр! Безнен бер генэ суз дэ,гамэл дэ эзсез югалмый.
Бугенге кондэ эт песидэн жирэнэм дип,узенчэ бик чиста булып, берничэ елдан урынга калып подгузник киеп ятырга язмасын. Гыйбрэт очен язам. Хезмэттэшебез гел курше хатынын хурлый иде. Керлэре чиста тугел, ,идэне фэлэн,урын жиренэ мин ятмыйм да ,оендэ песи йори,фууу дип. Еллар утте,куршесенен балалары да усте, аякка бастылар ,балалары йорт жирлэрен янартып ,энилэренэ ботен унайлыкларны булдырдылар. Хэзер куршесен сойлэгэн апа чирлэде,операция булды,бер чилэк су да кутэрэ алмый. Бер кулы бик авырлык белэн кутэрелэ,мунчада да узе генэ юына алмый. Кетердэп торган урын жир дэ инде ана кирэкми…. Узгэрде кеше,элекке гайрэтнен эзе дэ калмады… Хэзер кем бескорыстно ярдэм итэ дип уйлыйсыз ана? Шул,теге чакта ул бетереп хурлаган куршесе. Ашына хэтле кертэ!Ашый, рэхмэтлэр укый- укый!Дуслары,туганнары куптэн телефоннан гына хэл белэ,ди. Э балалары читтэ!
Гыйбрэт очен куп яздым,кемнендер кунеленэ ошамаса,гафу утенэм!