Хәерле көннәр, Чулпан!
Мин үземнең улым өчен борчылам.
30 яшьтән өстә.
Неудачный брак булды, хатыны белән яшәп бетә алмадылар, аерылыштылар.
Баласы белән аралаша.
Кулыннан бар эш тә килә, эчми, тартмый.
Хәзер хатын- кызга карата недовериесе арта, кызыксынуы кими генә..
,, Нигә миңа лишний проблема, "- ди..
Шушы яшеннән мондый фикерләр белән яшәп, ялгыз калмасын иде, дим..
Ничек төзәтергә бу хәлне?
Эштән өенә, өеннән эшенә генә йөри, кәефе дә ташка үлчим генә..
Элек димләү булган, бер дигән яшәгәннәр..
,, Җеннәре " килешә торган берәр насыйбы очрасын иде, дим..