Чулпан,хәерле кичләр.
-Иремдә мочекаменный авыру.20 еллап,артык булмаса, бөерләренә таш җыела.Ике ярып операция кичерде,дробить итеп,каналдан кереп таш алуларының хисабын инде оныттык.Быел гына июньдә мочевой каналына таш тыгылып,трубка куйдылар,июльдә шул каналга тагын наркоз белән кереп (операция) ташны алдылар.Инде менә бүген 3 айдан врачына күренергә барган иде,тагын салдылар.Тагы операция(каналына тагын таш тыгылган,кереп алырга,сул бөере тулган,дробить итергә).Диета тота,дару- үләннәр эчә.Юк, берни булышмый. Болай елга икешәр наркоз алса,ничек пенсия яшенә эшләп бетерергә? 6-7 еллап бит әле.Бу авыруы,кичергән операцияләре белән группа артыннан йөреп булмыймы ул? Кемнән сорап,төпле җавап алырга .Врачыннан сораган идек,без язмыйбыз дигән.
Аноним .Барыгызга зур рәхмәт.Хәерле җомга кичләре белән.Рәхмәт.