Лилия Биктимерова: "Гөлназ Уфага килгәч: «Башкортстанда шундый рәхәт», - ди.
"Гөлназ Уфага килгәч: «Башкортстанда шундый рәхәт», - ди. Сагынадыр инде балакай. Өйгә кайтып кереп, Кәрим энесен күреп елый башлый, «Апам, мин сине сагынам!» - дип, анысы да еларга тотына.
Башта энекәше тууын теләмәгән иде, эгоистрак булды. Янәсе, аңа игътибар әзрәк булыр дип борчылды. Ə хәзер алар арасында шундый аңлатып бетерә алмаган мәхәббәт. Елый-елый очрашалар, елый-елый саубуллашалар...
Контрольдә тоту буенча - юк, ул бит инде 16-17 яшенән үзе генә яшәп карады. «Порошокларның, дөге ярмаларының бәяләре бигрәк кыйммәт икән», - дип кире кайтты. Аннан тотынды экономить итәргә. «Артыгыздан утыгызны сүндереп йөрегез», - дип һәр тиенне саный иде (көлә)".
⠀