Салават Фәтхетдинов белән интервьюдан өзек👇 “Әнинең китүенә мин әзер идем... Яшь вакытта әни 94 яшенә җитәр дип күз алд
“Әнинең китүенә мин әзер идем... Яшь вакытта әни 94 яшенә җитәр дип күз алдына да китерми идем. 70, 80, 90 яшьлек юбилейларда Аллаһыга шөкер дип тордым. Соңгы елларда үзе дә җәфаланды, бик каты инсульт булды. Хәер-фатихасын биреп, канәгать булып китте. Миңа әни үлгән кебек түгел, әти дә шулай иде. Әтинең китүенә бик күп еллар инде, ул 54 яшендә китте, аны көлеп, елмаеп искә ала торган хатирәләре бик күп. Хәзер дә мин әтиле-әниле кебек, чөнки мин аларның ничек яшәгәннәрен, кайда җирләнгәннәрен беләм. Әле дә телефонның экранында әнинең фотосы тора”.
🤲🤲🤲