Динә Латыйпова белән интервьюдан өзек ⤵️ — Социаль челтәрләрдә дә пычрак сүзләр бик күп ява бит. Сез андагы гайбәтләр,
— Социаль челтәрләрдә дә пычрак сүзләр бик күп ява бит. Сез андагы гайбәтләр, кимсетүле сүзләргә игътибар итәсезме?
— Бу өлкәдә эшләмәсәм, ул пычрак дөньясында бөтенләй утырмас идем. Ләкин безнең эш шуны таләп итә. Ул гайбәтләрне язучыларны безнең режиссерлар дип кабул итәм. Алар синең җитешмәгән ягыңны күпертергә, уңышлысын юкка да чыгарырга мөмкин. Ә син үзеңчә нәтиҗә ясап алга таба дәвам итәсең. Интернет кешегә эчендәге ачуын чыгарырга, әйтә алмаганын шунда әйтергә мөмкинлек тудырды. Мин үз исеме белән язганнарны һәм социаль челтәрдә бите булганнарны укырга тырышам. Бу кем икән дип кереп тә карыйм. Билгесез булып, битлек артына качып язганнарны укымыйм. Үзебезгә генә түгел, башка артистларга язганнарны да укыйм. Бервакыт мин белгән кеше бер артистка әшәке сүзләр язган. Шалтыраттым да: «Ник син шулай эшлисең?» – дим. «Яздым әле, нигә ул минем кадәр дә җырлый алмый, ә сәхнәдә», – ди. Үзенең тавышы булса да, бәлки ялкаулыгы комачаулагандыр, бәлки башка сәбәп – сәхнәгә чыга алмады. Дәрәҗәле, бәхетле кеше беркайчан да начар сүзләр язып утырмый. Аның моңа вакыты да юк.
❓ Латыйповларның иҗатын сөючеләр бармы биредә? Языгыз ⤵️