Мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алып, аның белән интервьюдан өзек ⬇️ – Кайчандыр карьера баскычын сайлаганга үкенеч
– Кайчандыр карьера баскычын сайлаганга үкенечләр булмадымы?
– Юк. Җырларга яраткач, сәхнәне ташлый алмадым. Әлбәттә, бик күп михнәтләр, авырлыклар күрдем ул җырым аркасында...
Мин шуның белән бәхетле: бөек җырчылар янында йөрдем, алар белән бер сәхнәдә булдым, иң яхшы музыкантлар белән эшләдем. Укытучыларым да иң яхшылары иде.
Балам гына булмады... Озак еллар тулай торакта яшәдем, эш хакы юк диярлек иде. Стадионнар, спорт сарайларын тутырып, концертлар куябыз, көненә 6 сум 50 тиен акча түлиләр. Ялгыз гына бала алып кайту – нык җитди адым ул. «Тапсам, үскән булыр иде әле», – дип уйлап куям кайчак. Күрәчәгем шул булгандыр. Аның урынына апам-абыемнарның балалары минем өчен үлә язып тора, үземнеке кебек. Мине бик хөрмәт итәләр.