🙌🏽Римма Никитина: Чит кешеләрнең сүзләренә бөтенләй дә колак салмыйм. Алла биргән язмышлардан кемнең качып котыла алган
Чит кешеләрнең сүзләренә бөтенләй дә колак салмыйм. Алла биргән язмышлардан кемнең качып котыла алганы бар? Сынау килгән икән — аны кичерергә, язылган язмышны горурлык белән узарга кирәк, егетемә дә шулай әйтәм. Иң мөһиме — алга бару. Без — бер-беребезгә терәк, димәк, барысын да бергә җиңәчәкбез. Куркып калмагансың, сокланам, диючеләр дә күп. Язмышларны бәйләү, берсе абынганда икенчесенә ярдәм кулы сузу — уен эш түгел, ахырда нәтиҗәсен дә уйларга кирәк. Егетемнең исеме Наил, аның яраткан сүзе — «әйбәт ки, син бар, Римма!» Ул миңа шулай ди. «Күп егетләргә бик авыр, ләкин аларны алга җитәкләп барырга минеке кебек Риммалары юк шул», — ди. Очрашканбыз, табышканбыз икән, димәк, юкка түгел