Гөлназ Асаева: «Бу ир белән яшәмим, аерылам, дигән уйлар миндә дә була»
Гөлназ, сезнеңчә, гаиләдә хатын-кыз баш булу – нормаль күренешме?
Бу әйбер әллә кайчангы заманнардан калган. Хәзер кем баш, кем муен, дигән әйбер юктыр. Гаиләдә һәркемнең үз роле, урыны, ул ни эшләргә тиеш икәнен белә. Андый «союз»да булу, миңа калса, яхшырак та.
Сезнең гаиләдә шундый «союз»мы?
Бездә «син – баш, мин – муен» дип әйтеп утырган вакытлар бик юк инде. Без Вилдан белән алдан ук кем нәрсә эшләргә тиеш, ни өчен җаваплы икәнен сөйләшеп куйдык. Шулай әкренләп дөнья көтеп яткан кебек инде (көлә).
Статистика буенча, хәзер бик күп парлар аерыла. Моның сәбәбе нидә икән?
Һәр гаиләнең үз сәбәпләре, стандарт сәбәп юктыр. Беләсезме, хәзер шундый замана: хатын-кызлар үзләрен бик югары бәяли башлады. Бу – нормаль, хәтта яхшы күренеш, дип тә әйтеп була. Әмма хәзер бөтенебез «рилс»лар (социаль челтәрдәге видеолар) карыйбыз. Анда, гадәттә, ирләре хатыннарына машина һәм шуның ише кыйммәтле әйбер бүләк итә. Моны күреп, хатын-кызлар: «Тукта әле, миңа ирем мондый машиналар бүләк итми», – дип уйлана, үзләрен начарга көйли башлый. Бу махсус рәвештә булмаска да мөмкин. Шулай итеп, ирнең начар яклары күренә башлый. Шуңа, мондый әйбергә бирелмәскә кирәк. Бүген бүләк итмәсә, иртәгә итәр, дигән өмет белән, матур итеп кенә дөнья көтәргә кирәк, дип уйлыйм.