🚴♂️🌞 «Умырзая» балалар бакчасында Велосипед көне күңелле һәм файдалы чара белән билгеләп үтелде!
Иртән үк нәниләр бакчага үз велосипедларында килеп, ишегалдын чын веломәйданга әйләндерде. Физик тәрбия инструкторы Ильвина Илфар кызы яшь велосипедчыларны тантаналы рәвештә сафка тезеп, бәйрәмне башлап җибәрде.
Чара барышында балалар велосипедның төзелеше, аның төрләре белән таныштылар, яңа белемнәр алдылар. Аеруча иминлек мәсьәләсенә игътибар бирелде: юл билгеләре искә төшерелде, куркынычсыз йөрү кагыйдәләре кабатланды, саклану чараларының әһәмияте аңлатылды.
Бәйрәмнең иң истәлекле мизгеле – һәр баланың бакча территориясе буйлап үз велосипеды белән «дан әйләнәсе» ясауы булды. Барлык катнашучылар да «Яшь велосипедчы» медальләре белән бүләкләнде 🏅
Бу якты һәм хәрәкәтле көннең девизы һәркемгә илһам бирде:
«Сәламәт булырга теләсәң – педаль әйләндер!» 💚