Чәчәк яраткан кешенең жиләкләре дә чәчәк кебек үсә 😍 Варенье кайнатам бүген. Шикәр белән төелгәне былтыргысы да бетмәде
Варенье кайнатам бүген. Шикәр белән төелгәне былтыргысы да бетмәде әле. Иртәгә тагын җыярга, анысын изеп кенә куярмын.
🍓Мин җиләк вареньесын гел бертөрле кайнатам.
1:1 шикәр комы өстәп согы бүленеп чыкканчы тотам. Аннан 5 минут кайнатам, күбекләрен җыям, суынганчы тотам. Тагын плитәгә куеп талгын гына утта азрак куерганчы кайнатам. Җиләкләре изелми, тәмле була.