Коры черек (вершинная гниль) — үсемлеккә дым, кальций җитешмәү, туфракта азот күп, ә калийга кытлык булудан килеп чыга.
Филүзә Кашапова:
- Вершинная гниль. Кальций җитмәгәннән була. Азотлы ашлама күп булса, кальций үзләштерелү тоткарлана. Бик тиресле җирдә яки куп ашлама керткәндә күзәтелә бу хәл. Шулай ук җирегез кальцийга ярлы булырга мөмкин. Бераз кальций селитрасы белән ашларга мөмкин. Шушы сыекчага бераз гына лимон кислотасы, яки уксус кислотасы кушыгыз. Кислота кальцийнын үзләштерелүен яхшырта.