Кара карлыган кайнатмасы 6 стакан суга 15 стакан шикәр комы кушып 10 минут кайнатырга. Шуңа 25 стакан кара карлыган салы
6 стакан суга 15 стакан шикәр комы кушып 10 минут кайнатырга. Шуңа 25 стакан кара карлыган салып тагын 10 минут кайнатырга. 15 стакан шикәр комы кушып болгатырга һәм плитәне сүндерергә. Шикәре эреп беткәнче болгатып торырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып калай капкач каплап куярга.
Суынгач куера, желе кебек кайнатма килеп чыга.
🌱 Фотода: "Экзотика" сорты, ул бездә иң беренче өлгерә.