Розаларда ржавчина – куркыныч гөмбәле авыру 1. Авыру билгеләре булган (саргылт, көрән таплар, кабарынкы урыннар) барлык
1. Авыру билгеләре булган (саргылт, көрән таплар, кабарынкы урыннар) барлык ботакларны кисегез. Аларны яндырыгыз, компостка салырга ярамый, чөнки споралар таралырга мөмкин.
Җиргә коелган барлык яфракларны җыеп яндырыгыз.
2. Чир көчле таралса (таплар күп булса) иң яхшысы – "Фалькон" препараты, ул нәтиҗәлерәк, яңгырда да юылмый. Башлангыч стадиядә "Топаз" ярдәм итә ала, әмма ул күбрәк профилактика өчен.
1процентлы бордос эремәсе, "Абига-Пик" сиптерергә мөмкин. 10–14 көннән соң эшкәртүне кабатлагыз. Көчсез һәм куакны тыгызлап торучы ботакларны кисегез, арасыннан җил йөрергә тиеш, бу авыру куркынычын киметә.
3. Җәйнең икенче яртысында калий һәм фосфорга өстенлек бирегез, алар үсемлекне ныныта, азотның артык булуы, киресенчә, үсемлекне зәгыйфьләндерә.