🌺Бәйрәмең белән, әтисе💋 🌸Алдыңнан тартучы, артыңнан этүче булмаган килеш 27 ел дәүләт хезмәтендә эшләп подполковник дәрә
🌸Алдыңнан тартучы, артыңнан этүче булмаган килеш 27 ел дәүләт хезмәтендә эшләп подполковник дәрәҗәсе алуга ирешкәнсең икән- бу синең тырыш хезмәтең, ныклы ихтыярың нәтиҗәсе🔥
🌸Шушы яшеңә кадәр төрле җитәкче урыннарда эшләсәң дә, синең өчен күнелеңә иң якыны- 21 ел гомереңне багышлаган ГАИ хезмәте.
🌸Шул 21елның 5 елын ГАИ начальнигы вазыйфасын да намус белән башкардың, дип ышанып әйтә алам. Шулай булмаса, Алабуга шәһәрендә эшләгән елларыңда да, әле һаман бүген дә олысы- кечесе сиңа кинәшкә килмәс иде🔥
🌸Милиция хезмәтеннән лаеклы ялга чыккач, бүген дә әле һаман хезмәттә син. Гаиләң өчен барысын да эшләргә әзерсең🙏.
🌸Җирлек башлыгы булып эшләгәндә эш өчен, булсын, дип януың халык күз алдында булды🙏
🌸Хезмәттән тыш вакытта авылда үзешчән театр коллективы оештырып, шул коллектив белән райондашларның мәхәббәтен яулауда да синең өлеш зур🙏
🌸Тормыш дулкыннарына каршы торырлык сәламәтлек, күнел тынычлыгы, бәхетле, тигез, озын гомер насыйп итсен Ходай🤲🙏💋