🌺Юлда кайтканда вакыт әкрен үтә, бер әкият язам әле шушы газированная вода аппаратын күргәч🙈 🌸7нче классны бетергәч мәкт
🌸7нче классны бетергәч мәктәптән 15ләп бала Волгоградка экскурсиягә бардык. Мәктәп бушка алып барган түгел, үзебезнең әти- әниләр акчасына. Укытучыбыз Саетгалиева Роза апа инициативасы булгандыр инде ул, чөнки башыннан ахырына кадәр үзе оештырып, курыкмыйча үзе фәлән баланы алып барып кайтты( урыны оҗмахта булсын🤲🙏)
🌸Мин мескен бер авыл баласы, чишмә суыннан башка һәм сабантуйда пыяла шешәле лимонадтан башка нәрсә күргән кеше түгел. Үзем үрдәк белән бер- су эчми торалмыйм. Ә Волгоградта кранны ачкач хлор үзе аккан кебек, суын эчеп булмый. Урамдагы газ вода аппаратларына ияләштем бит.
🌸Бервакыт вак акчам бетте. Ә су эчәсе килә. Безнең белән барган егетләр, 20 тиен сал син аңа, без шулай итәбез, диләр.
🌸Беркатлы авыл баласына күп кирәкме инде, байтак салдым 20 тиеннәрне. Аппарат тәмле суын бирдеме, юкмы, хәтерләмим.
🌸Шушы аппаратларны күргәч суының тәме дә, тезелгән чираты да, стаканны каплап су сиптереп юу да килми күз алдыма, ә әнә шул 20 тиеннәремне әрәм итү генә килә
🌸Комментарийларны теләгән һәркем яза ала башлады, беркая да согласие да, тагын нәрсәдер дә җибәрәсе юк, дип беләм. Ыфпирют, Хөппениса👋