🌺Абхазия 🔥🔥🔥.
Абхазиягә безнең аерым мәхәббәт. Әйткәнемчә, табигате әсир итә. Тиккә генә Сталин, Горбачёв дачалары шунда урнашмагандыр( Сталин дачасында аның караватының детсадтагы караваттан чүт кенә зуррак булуын күреп ис киткән иде. Шундый кыска кеше, дип уйламый идем). Тору урынын интернет аша кесәгә дә карап, уңайлы шартлары булуына да басым ясап эзләп табып, бронировать итеп, самолетка туда- сюда билет алып, икенче төрле әйткәндә үз хутыбыз белән бардык гел, путёвка белән түгел. Әлбәттә, 5+ всё включено нык шәп ультразаманча отель сайларга да, бер әби- бабайның сараенда яшәп кайтырга да була. Абхазиягә барган саен шаккатып кайтабыз. Электр энергиясенә тиеннәр түлиләр( Россия хисабына), кондиционерлар көне- төне эшләп тора. Туристлар агыла, тик һаман, урамнарыннан йөргәндә СССР чорына килеп кергән кебек буласың. Сугышлары беткәнгә инде ничә ел, әле һаман аркылы ятканны да алып куймаганнар. Үзләре, туризм бизнесын чит ил олигархлары кулында булуы, гади халыкка файдасы бик булмавы белән аңлаталар.
Абхазиянең тагын бер плюсы- чит ил паспорты мәҗбүри булмау, абхазларның рус телендә иркен аралашуы. Минем шәхсән үзем өчен иң зур плюс-нинди хәлдә калсаң да( авырып китү ихтималымы, башкасымы) Россия границасы якын булу ниндидер ышаныч бирә, 2500 км читтә булсаң да, "үзебездә", дип тоясың үзеңне.
Абхазиягә сәяхәтләребез дә маҗараларсыз гына үтмәде.
Мин үзем биеклектән ныыык куркам. Беренче баруда Рицага менгәндә үк бөтен белгәннәремне укыган, искә төшергән идем инде. Теле- телгә йокмаган гид егетебез, автобус туктаганчы ук, иииии, Рица нәрсә уууул, сез менә Рица башланган җиргә менеп карагыз, вооот андаааа, дип, тиз генә өстәмә акча җыеп алды да, күтәрелеп карасаң түбәсе күренмәгән тау түбәсенә алып менеп китте тар гына серпантин юллардан. Аааалллаһ андагы куркуларыыым. Исән- имин төшеп җитәлсәк, хәер бирер идем, дип ничә кабатлаганмындыр, ничә чәчем агаргандыр. Төштек, Аллаһка шөкер. Тик кемгә хәер бирә беләсең ул арада. Шул кайтуда самолёт җирдән күтәрелеп берникадәр менүгә таш кебек аска атылды. Турбулентностьнен нәрсә икәнен беләм, ул түгел. Һааада килеш буксовать итеп күтәрелеп, исән- имин кайтып җитәлдек. Минем башны ярып үткән иң беренче уй- хәер бирмәгән өчен бу, булды. Самолет аска атылганда ничек урындык култыксасына чытырдап ябышсам, самолет туктагач та кулны җибәрәлми интектем. Марска нәрсә, Вам курица, или рыба, дип сораганда, исе дә китми, тавык ашыйсынмы, балыкмы, ди. Ә минем аңа таба әйләнеп карарлык та рәтем юк.
Самолетка мәнге утырмаем бүтән, дип үземә сүз биргәннән соң, Абхазиянең искитмәле табигате, тел йотарлык хачапурилары, ярга якын йөзгән дельфиннары, дәртле Кавказ җыр- биюләре, музыкасы әйткән сүземне тукран тәүбәсенә әйләндереп тагын, тагын барырга туры килде.
Сүз унаеннан, мамалыга, дигән милли азыклары- безнен манный боткасы кебек бер нәстә.
Төркия иртәгә( җитешәлсәм)👋
#рица
#абхазия