🌺Гел бәйрәм итеп кенә йөрисез сез, диләр.
Бүген Гәүһәрия апаны туган көне белән котлап кайттым💐. Әйткәнем дә, язганым да бар инде, мин Гәүһәрия апаның 18 яшендә тапкан олы кызы кебек😊. 20 елдан артык бөтен шатлык-куанычларыбызны бүлешеп, борчуларыбызны үзенекедәй кабул итеп, кирәк чакта дуамал холкымны басып, сүрелгәндә дөрләтеп, сөйләгән сүзләремне- серләремне ике теше арасыннан чыгармый саклап яшәүче бик якын кешем ул Гәүһәрия апа🔥🤗.
Гәүһәрия апаны белгәннән бирле мин бер кешедә шулкадәр күп асыл сыйфатлар берьюлы туплануына гаҗәпләнәм, сокланам. Ул талантлы рәссам да, сәләтле җырчы да, атказанган шагыйрьләр көнләшерлек шигырьләр иҗат итүче дә, бик оста тегүче дә, һәр эшне җиренә җиткереп, булсын, дип эшләүче дә, искитмәле унган хуҗабикә дә, Шумахер үзе көнләшерлек итеп машина йөртүче дә, хезмәтендә зур унышларга ирешкән Укытучы да! Тагын башка бик күп унай сыйфатлары белән беррәттән мин аның сабырлыгына, рухының ныклыгына да сокланам. Чын мәгънәсендә асыл, затлы ханым🔥
Туган көнең белән, Гәүһәрия апа💐