🌺Алдагыларында 2 тиенемне кыстыргач, монсында гына калып булмас инде.
Мәктәптә минем үзәгемә үткәннәргә караганда, мин мәктәпнең үзәгенә үткәннәр күбрәк🙈. Шулай да, иң нервыма тиеп калганнар:
📌Дәресен әзерләми, шигырен ятламый килгән, яки 2ле алган укучыны шефлыкка алдырып, дәрес беткәч ана шигырь ятлатып, өй эшен эшләргә булышып утыру. Яхшы укучыларга ни өчен мондый наказание булгандыр, һаман да анлый алмыйм
📌 Кыш уртасында урманнан муеннан кар ерып нарат күркәсе җыйдыртып, аны яз көне чыгарып түгүләре
📌2 шакмак бәрәнге һәм 1 кисәк кәбестә яфрагы йөзеп йөргән су белән кичкә тикле йөрү( шефлык, отряд сборы, звено җыелышы, комсомол җыелышы, гәҗит чыгару, .....)
📌Мәктәпнең үзәккә үтәрлек салкыны
📌Егетләр белән бергә тракторга укытулары. Язганым бар бугай инде, мәктәп капкасын чыгуга - күл, ә безгә трактордан экзамен биргәндә, мәктәп ишегалдындагы тракторны кабызып, аны мастерской янындагы ишегалдына алып кереп, арба тактырдылар. Ничек күлгә чуммаганбыз, исем китә🙈
📌Җәмгыятькә файдалы хезмәт, дигән булып, төрле эшкә җигүләре. Кыш көне метрлы таякны бастырып, кар өеме биеклеге метрлы таяктан артса, дәллше ыргыттыралар иде
📌Колхоз бәрәнгесе- аерым кыйсса, язып бетерә торган түгел
📌Атна саен әллә нинди өмәләрен сөйләп бетерә торган түгел
📌Укытучылар темасына кагылмыйм, начар булмадылар. Шулай да, 4нче класста, беренче тапкыр бәрәнге басуына барып, инде рәтнең теге башына барып җиттем, дигәндә, Гыйләҗуааа, Гыйләҗуааа, кил әле, кил, дип, үкчәле сапогие белән чокып чыгарган 1 бәрәнгене алырга чакырган укытучыны һаман онытмыйм🙈
📌Озын тәнәфестә ашап чыгуга сәламәтлек сәгате дигән булып, Илчебайга тикле йөгертеп кайтаруларын онытып буламы🙈
Мина түзгән укытучыларга ( түзмәгәннәре дәрестән куып чыгара торды, завуч куып чыгарган укытучыны әрләп кертеп утырта торды🙈) һәйкәл куярлык, билләһи. Хәзерге акыл белән уйлап утырам, гаделсезлеккә түзәлми, дөреслек яулау, каршы әйтү гадәтем балачактан ук килгән икән🙈. 6нчы класста ук бер укытучы дизорганизатор( кирегә котыртучы, кирегә оештыручы, дигән сүз икәнен башка укытучыдан сорап белдем) дип әйткән иде🙈
1-2генә мисал китерәм. Географиядән 1 билгем юк килеш 5ле чыгарып куйгач, укытучыга, ник миңа 5ле чыгардыгыз, мин бернәрсә дә белмим бит географиядән, укырга кергәч, белмәгән килеш сина ничек 5ле чыгардылар, дисәләр нәрсә диярмен, дип әйткән Алла диванасы мин🙈. Укытучы 3легә төзәтеп куйган, класс җитәксебез сөйләшеп 4ле иттергән🙈
Мине ачуланганда көлә торган гадәтем бар иде( нәселдән килгәндер инде, улыбыз да интекте ул гадәт белән). Дәрестә кызык булмагач сөйләшеп утырганмындыр инде, укытучы бастырып ачулана башлауга көлә башлыйм. Ул тагын да ныграк ачулана. Хәзер анлыйм мин анын хәлен. Аптырагач, бар чыгып кит класстан, ди. Хулиган малайлар чыкмый, басып торалар да, ахрысы укытучы утыртып куя. Мин бит хулиган малай гына түгел, хулиган кыз. Чыгам шууул, чыкмасдигән иденме әллә, дип телләшеп чыгып китәм. Уфффф, уҗассс та булганмын инде🙈
Шул укытучылар янына мәктәп тәмамлауга эшкә бардым. Ник берсе- бер сиздереп карасын әшәкелекләремне. Чын Укытучылар булганнар🔥