🌺Хәерле иртәләр барыбызга да🫶.
Иң сабыр, иң эчкерсез, иң самими, иң ихлас, иң тырыш һәм күпкырлы талант ияләрен- тәрбиячеләрне, балалар бакчасы эшчеләрен бүгенге һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм💐
Кечкенә генә сабыйның әти- әнисе кочагыннан аерылып иң беренче очрашкан кешесе- сез. Сабыйларның әниләрен алмаштырырлык, тән һәм җан җылыгызны биреп эшләрлек сәламәтлек, еллар узгач шул балалардан үзегез биргән тән һәм җан җылысын кабул итәрлек бәхетле озын гомер, яратып караган балаларыгызның, әти- әниләренең рәхмәт сүзләрен ишетерлек кадерле гомер телим🙏🫶💋