Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе сүзләреннән риваять ителә: Аллаһның Илчесе әйтте: «Кыямәт көнне Кодрәтле һәм Бөек Аллаһ әйтәчәк: «Әй адәм баласы, Мин авы…
Аллаһның Илчесе әйтте: «Кыямәт көнне Кодрәтле һәм Бөек Аллаһ әйтәчәк: «Әй адәм баласы, Мин авырдым, ә син Минем яныма хәл белергә килмәдең!» (Ул мөрәҗәгать иткән кеше) әйтәчәк: «Әй Раббым, ничек мин Синең яныңа килеп йөри (ала идем), Син бит – галәмнәрнең Раббысы?!» (Аллаһ) әйтәчәк: «Син Минем фәлән колымның авырып киткәнен белмәдеңмени һәм син аның хәлен белергә бармадың. Әгәр син хәлен белергә барган булсаң, аның янында Мине дә табачагыңны белмәдеңмен?
Әй адәм баласы, Мин синнән Мине ашатуыңны сорадым, ләкин син Мине ашатмадың!» (Кеше): «Әй Раббым, ничек мин Сине ашата (ала идем), Син бит – галәмнәрнең Раббысы?!» – дип әйтәчәк. (Аллаһ) әйтәчәк: «Минем фәлән колым синнән ашарга сораганны белмәдеңмени, ә син аны ашатмадың? Әгәр син аны ашаткан булсаң, (аннан соң) һичшиксез моны Минем хозурымда табачагыңны белмәдеңмени?
Әй адәм баласы, Мин синнән су сорадым, ә син Мине эчермәдең!» (Кеше) әйтәчәк: «Әй Раббым, ничек мин Сине эчерә (ала) идем, Син бит – галәмнәрнең Раббысы?!» (Аллаһ) әйтәчәк: «Минем фәлән колым синнән су сорады, ә син аны эчермәдең! Әгәр аны эчергән булсаң, (аннан соң) моны Минем хозурымда һичшиксез табачагыңны белмәдеңмени?»
(Мөслим)