Яшерен дога Бу дөньяның иң матур бүләкләренең берсе — син белмәгән чакта да, сине яраткан бер кешенең Аллаһка синең өче
Бу дөньяның иң матур бүләкләренең берсе — син белмәгән чакта да, сине яраткан бер кешенең Аллаһка синең өчен дога кылуыдыр...
Төн караңгылыгында ул синең исемеңне искә алып:
«Йә Раббым, аңа бәхет, тынычлык һәм хәерле гомер насыйп ит», — дип дога кыла...
Әүвәлгеләрнең берсе үзенең дустына: «Мине искә төшергәндә, минем өчен дога кыл. Мин дә сине искә төшергәндә, синең өчен дога кылырмын. Шулай итеп, очрашмасак та, гүя күңелләребез белән очрашкандай булырбыз», — дигән.
Йә Аллаһым, минем өчен кадерле булган, әмма кулымнан алар өчен дога кылудан башка бернәрсә дә килмәгән кешеләрем бар.
Аларны Үзеңнең яраткан колларыңнан кыл.
Юлларына хәерле кешеләр очрат.
Күңелләренә тынычлык иңдер,
йөрәкләренә нур сал,
эшләрен җиңеләйт,
теләкләрен хәерлесе белән кабул ит.
Аларны күренгән һәм күренмәгән һәр бәладән, һәр кайгыдан һәм һәр күңелсезлектән Үзең сакла.
Йә Раббым, аларга бу дөньяда да, ахирәттә дә хәерлелек бир. Безнең араларны дога белән бәйләнгән җылы мөнәсәбәтләрдән аерма.
Аллаһ күңелләребезне Үзенең зикере белән тынычландырсын, Мөхәммәд ﷺгә салават әйтүне телебездән һәм йөрәгебездән аермасын.
Кылган догаларыбыз кабул булсын! 🤲🏻
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин
Догалы йорт