Мәетне озатуда, күмүдә катнашу әдәпләре Мөселманны күмүдә башка мөселманнар да катнашырга тиеш. Шунлыктан мөселман, мәр
Мөселманны күмүдә башка мөселманнар да катнашырга тиеш. Шунлыктан мөселман, мәрхүмне белүен яки белмәвенә карамастан, күмүдә катнашу мәсьәләсендә икеләнеп тормасын.
Күмүдә катнашу ике өлештән тора. Беренчесе җеназа намазы уку тәмамлануга кадәр, икенчесе мәетне кабергә күмгәнчегә кадәр дәвам итә. Беренчесендә катнашучыларның икенчесендә дә катнашулары мәгъкуль санала.
Җеназа намазы үлгән барлык мөселманнарга, шул исәптән сабый балаларга да укылырга тиеш.
Үлгән кешене мәчеттә тотарга киңәш ителми. Намаз мәчеттән тышта, мәсәлән, ишегалдында укыла ала.
Башка кешеләрнең катнашуын көтеп, җирләр алдыннан җеназа намазын укуда кайберәүләрнең, бигрәк тә туганнарының катнашмавы дөрес түгел.
Мәетне күмәргә салмак кына алып барырга, ашыкмаска да, бик әкрен дә бармаска кирәк.
Мәетне озатуда катнашучы җәяүлеләр мәет алдыннан түгел, артыннан, уң яки сул ягыннан барырга тиеш.
Мәетне озата барганда шәм тотарга, фимиам тартырга, кычкырып Аллаһны искә алырга, кычкырып елау һәм кычкырып Коръән уку рөхсәт ителми.
Нотыклар кыска һәм аз сүзле булырга тиеш.
Мәет алып барганны күргән мөселман аягүрә баса ала.
Зират ерак булмаган очракларда мәетне машинада яки башка транспортта алып барырга киңәш ителми.
Мәетне алып барган кешеләргә соңыннан таһәрәтләнергә киңәш ителә. Бу сафланырга һәм эмоциональ кичерешләрдән котылырга ярдәм итәчәк.
Мәет күмүдә катнашканда җәяү бару мәгъкульрәк (зират ерак булмаса), ә инде кайтканда җәяү дә, утырып та кайтырга була.
(“Ислам әхлагы һәм гадәтләре” китабыннан)