Нигъмәтләрнең дәвамлылыгы – Аллаһка итагатьтә
📚 «Бидая вә нихәя»
▫️Кеше өчен иң кадерле нигъмәтләр — сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, балаларның тәүфыйклы булып үсүе, ризыкның бәрәкәте. Һәркем бу нигъмәтләрнең дәвамлы булуын тели.
▫️Ләкин нигъмәтләрнең саклануы һәм артуы — Аллаһка булган итагатькә бәйле. Әгәр кеше намазын вакытында укыса, гөнаһлардан сакланса, кешеләргә яхшылык кылса һәм изгелектә даими булса — Аллаһ та аңа Үз нигъмәтләрен дәвамлы итә.
▫️Тәбигыйннәрдән берсе әйткән: «Мин Аллаһка каршы килеп гөнаһ кылсам, моның тәэсирен хәтта өемдә — хатынымның һәм хезмәтчемнең холкында күрә идем».
▫️Чөнки гөнаһ күңелне каралта, бәрәкәтне киметә, ә итагать — тормышка нур һәм тынычлык иңдерә.
✨ Матур тормышның сере — Аллаһка итагатьтә даимилектә.
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин блогыннан