ДОГАЛЫ ЙОРТ
ДОГАЛЫ ЙОРТ
3 059 подписчиков · @doga_islam
К каналу →
✍️Имтихан догасы ‎رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي يَفْقَهُوا قَوْلِي «Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-м…
Читать далее →
5 567
Реклама
Тырнакны кисүнең дә үз әдәбе бар.
Читать далее →
5 549

Әүлиялар кемнәр: Равил хәзрәт Бикбаев белән әңгәмә

Кемнәр алар әүлиялар?

Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев безгә әүлиялар турында сөйләде.

– Хәзрәт, телебездә “изге кеше син, әүлиядыр” дигән сүз бар. Чынлыкта кемнәр соң алар әүлиялар?

– Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Коръәннең “Юныс” сүрәсендә 62-64 нче аятьләрендә: “Аллаһның әүлияларына бернинди дә курку, кайгы булмас. Алар – иман китерүчеләр һәм тәкъвалык ияләре”, – диелә. Әүлиялар – өстәмә гыйбадәтләр белән Аллаһка якын булган кешеләр. Берәр шаккаткыч сәләткә ия булучылар турында изге кеше диләр. Әмма, галимнәр әйтүенчә, кеше күктә очса да, диңгездә батмый йөрсә дә, аны әүлия, Аллаһның якын бер бәндәсе дип әйтеп булмый. Аның иң беренче гамәлләрен карарга кирәк.

Ул Коръән һәм Пәйгамбәребез сөннәте буенча яшиме? Әгәр дә ул Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен үтәп яшәүче икән, Аллаһ аңа кәрамәтләр, ягъни могҗиза ясый алу сәләтен бирергә мөмкин. Кайбер сәхабәләрнең сугышларда, Аллаһтан дога кылып сорап, су өстеннән батмыйча йөргәннәре риваять ителә. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә үзенең изге бәндәләренә төрле могҗизага ия булу сәләтен дә бирә.

– Әүлияларның тагын нинди билгеләре бар?

– Кайбер риваятьләрдә “сез ул кешене күрсәгез, Аллаһны искә төшерерсез” дип килә, ягъни аңа карап, синдә гыйбадәтләреңне һәм әхлагыңны камилләштерү теләге барлыкка килә. Әүлиялык сыйфаты ул кешенең тышкы кыяфәтендә чагылмый, гамәле белән күренә. Ризаэддин Фәхреддин үзенең «Җәвамигуль-кәлим шәрхе» китабында: “Тәкъвалык ул – яшерен нәрсә”, – ди.

Диндә «тәкъва» сүзе Аллаһның газабыннан саклану дигәнне аңлата. «Әлү-Гыймран» сүрәсенең 102 аятендә: «Әй иман китергән бәндәләр! Аллаһның газабыннан чын саклану белән сакланыгыз, ягъни тәкъва булыгыз», – диелә. Аллаһ кушканнарны, тыйганнарыннан тыюлучы, җәһәннәм газабыннан куркучы кеше тәкъва була. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Аллаһның шундый бәндәләре бар: аларга кеше игътибар да итмәс.

Гади мөселманнардан бер яклары белән дә аерылып тормаслар. Алар кигәнне кияләр, алар ашаганны ашыйлар. Әмма Аллаһтан сорасалар, Ул аларга һичшиксез җавап бирер”, – ди. Ягъни бу кешеләрнең догалары кабул булучан. Шуңа да кемнедер рәнҗетүдән, кемгәдер зыян салудан сак булырга кирәк. Бәлки, ул догалары Аллаһка якын бәндәдер. Аны рәнҗетеп, бәла-казалы булуыбыз бар.

– Хозыр белән Ильяс галәйһиссәламнәр дә әүлиялармы?
– Ильяс галәйһиссәлам ул – Аллаһның пәйгамбәре. Хозыр галәйһиссәламгә кагылышлы фикерләр төрле. Кайбер галимнәр аны әүлия дип әйтә, икенчеләре һәм күпчелеге пәйгамбәр дип саный. Дөресрәге, алар пәйгамбәрләр.

– Әүлияларның исәбе бармы?
– Әйткәнебезчә, аларны тышкы кыяфәтләренә карап кына, аерып алу мөмкин түгел. Әмма элек алар күбрәк булган. Коръәннең “Вакыйга” сүрәсендә сурәтләнгәчә, җәннәткә керүчеләр ике төркемгә бүленә. Беренчесе: әссабикун, ягъни ашыгучылар – Аллаһның якын бәндәләре. Сүрәнең 10-14 аятьләрендә ул: “Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.

Әнә шул кешеләр Аллаһка якын вә хөрмәтле. Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер. Ул Аллаһка якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән күбрәк. Дәхи соңгы кавемнәрдән азрак”, – дип килә. Икенчеләре: әсъхәбүл йәмин – уң тараф кешеләре. “Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән дә, арттагылардан да күбрәк” (39-40 аятьләр). Әүлиялар исә беренче төркемгә керүчеләр. Без дә шул сыйфатларга омтылырга тиешбез: Аллаһка ышанган һәм Аннан курыккан иманлы кешеләрдә күпмедер өлеш әүлиялык сыйфаты шулай ук бар.

Дилбәр Гарифуллина
📚✒️ Аллаһ Тәгалә болай ди: ﴿إِنْ أَحْسَنْتُمْ أَحْسَنْتُمْ لِأَنْفُسِكُمْ﴾ «Әгәр берәр яхшылык кылсагыз, үзегез өчен яхшылык кылган буласыз», Исра 7. Садака биргәндә, ул мохтаҗ к…
Читать далее →
5 259
Сәдакага дога кылу үрнәге🤲 «Аллаһым, иң Рәхимле һәм иң Шәфкатьле Раббым! Бу кешенең ихлас күңелдән биргән садакасын Үзеңнең рәхмәтең белән кабул ит. Аның малына, гомеренә, гаиләсе…
Читать далее →
5 173
Другие главы канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 12.10.2026
Әссаләмү галәйкүм, хөрмәтле дуслар! 😊 Сезне «ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА» каналына чакыра…
👁 4 340 просмотров
Глава от 11.10.2026
Йа Раббым, үзебезне, якыннарыбызны рәхмәтеңнән ташлама: тәнебезгә, колакларыбызг…
👁 7 503 просмотров
Глава от 10.10.2026
«Яшерен серләрнең ачкычлары - Аллаһ хозурындадыр, аларны Аллаһыдан башка һичкем …
👁 6 510 просмотров
Глава от 10.10.2026
Файдасы тисен төркемен күрми калмадыгызмы? Анда үләннәр, җиләк-җимешләр белән дә…
👁 6 368 просмотров
Глава от 09.10.2026
Сорауларга Рөстәм хәзрәт Ясәвиевкә җавап бирә. – Хәзрәт, берничә газета укучыбы…
👁 6 765 просмотров
Глава от 08.10.2026
Үзең белән Аллаһ арасында, Аннан башка беркем дә белмәгән бер яшерен изге гамәле…
👁 7 001 просмотров
Глава от 08.10.2026
Иң кирәк вакытта дөрес киңәш аласыгыз килсә, шушы каналга язылып куегыз! ✨ Бу к…
👁 6 512 просмотров
Глава от 07.10.2026
Альбина Фазлыева хатын-кызларга гаурәтне каплап йөрүнең фазыйләтләре турында сөй…
👁 9 411 просмотров
Глава от 06.10.2026
Үбәй бин Кәгб (Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын иде) әйтә: “Бервакыт иртәнге н…
👁 8 548 просмотров

Популярные посты канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»

Нинди гыйбрәтле дөрес сүзләр🤲 Видео интернеттан.
👁 13 503 просмотров
📚🖋️Расүлуллаһ ﷺ әйткән: «Кем дә булса вафат булган кешене юса, аның кырык зур гөнаһысы гафу ителер. Кем дә булса мәетне кәфенләсә, Аллаһ ан…
👁 10 599 просмотров
Кеше дүрт тапкыр «Йа, Раббым!» дип әйткәндә, Аллаһы Тәгалә аңа: «Мин сине тыңлыйм, и колым! Сора, сораганың бирелер!» - дип җавап бирер. До…
👁 9 606 просмотров
Альбина Фазлыева хатын-кызларга гаурәтне каплап йөрүнең фазыйләтләре турында сөйли🤲
👁 9 411 просмотров
Кыз баласы булганнар өчен көндәлек дога 🤲 Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йә Әр-Рахман, йә Әр-Рахим! Кызымны рәхмәтең белән урап ал, күңеленә …
👁 9 185 просмотров
Ун ОЧРАКТА АЛЛАҺ ТӘГАЛӘНЕҢ РӘХМӘТ ФӘРЕШТӘЛӘРЕ ШУЛ КЕШЕЛӘР ӨЧЕН ИЗГЕ ДОГА КЫЛЫП ТОРАЛАР 1. Авыру кешенең хәлен белергә барганда яки зиярәт…
👁 9 133 просмотров
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йә Әр-Рахман, йә Әр-Рахим! Улымны Үз рәхмәтең белән урап ал. Күңеленә ныклы иман, йөрәгенә изгелек, тормышына бә…
👁 9 089 просмотров
Балаларны бәладән саклау өчен, һәркем укый ала торган дога👇🏻 Аллаһының Илчесе оныклары Хәсән һәм Хөсәенне яманлыктан саклау өчен, мондый …
👁 9 004 просмотров
ӘССӘЛӘМҮ ГӘЛӘЙКҮМ ҮӘ РАХМӘТУЛЛААҺИ ҮӘ БӘРАКӘӘТҮҺ ҮӘ ДӘҮЛӘӘТҮҺ ҮӘ ҖӘННӘӘТҮҺ! 🤲 Аллаһ Раббыбыз бүләк итеп биргән бүгенге ҖОМГА көнебез кояшл…
👁 8 996 просмотров
Аллаһның Расүле әйткән: “Кабер – буш дөнья түгел. Иманлы бәндә өчен ул җәннәт бакчаларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен җәһәннәм чокырлары…
👁 8 976 просмотров
Рәфилә Шәмсетдинова: "Балаларга хәерле теләкләр генә телик".
👁 8 941 просмотров
Без Аллаһтан нидер сорыйбыз гел, Эчтән генә теләк телибез. Ни сорарга кирәклеген кайчак Үзебез дә төгәл белмибез. Кемдер сорый аннан б…
👁 8 806 просмотров
Яшерен дога Бу дөньяның иң матур бүләкләренең берсе — син белмәгән чакта да, сине яраткан бер кешенең Аллаһка синең өчен дога кылуыдыр... Т…
👁 8 797 просмотров
Авыр кайгы сулышларга капкан чакта, «Әни!» диеп яшь аралаш илерәбез. Аянычта таянычсыз калган көндә Әткәйләрнең бер сүзенә тилмерәбез. Дога…
👁 8 773 просмотров
Мәетне озатуда, күмүдә катнашу әдәпләре Мөселманны күмүдә башка мөселманнар да катнашырга тиеш. Шунлыктан мөселман, мәрхүмне белүен яки бел…
👁 8 681 просмотров
Кем ул мөселман? Мөселман дигәч күз алдыгызга нинди сурәт килә: намазлыкта утыручы, сәдака бирүче, дога кылучы кешеме? Ә Пәйгамбәребез мөсел…
👁 8 603 просмотров
Үбәй бин Кәгб (Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын иде) әйтә: “Бервакыт иртәнге намазны безгә Пәйгамбәребез ﷺ укытты һәм болай диде: «Ике кеш…
👁 8 548 просмотров
Кадерлеләребез! Өлкәннәр көне белән! Сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшә…
👁 8 427 просмотров
Балалар өчен дога кылу үрнәге 🤲 🌸Йа Раббым, балаларыбыз тәкъва, хәерле мөселманнардан, Үзең яраткан бәндәләрдән булсалар иде. Үзләре сау-сә…
👁 8 365 просмотров
Тимур хәзрәт Камаевтан кыска нәсыйхәт 🤲
👁 8 349 просмотров

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@otkrytki_i_pozdravlenia
🌷 Открытки
открытки с днем рождения Купить рекламу в канале — s.marketly.ru/kvG5UKuz https://okmx.ru/MNGmedia Заявка в РКН № 8176903717
👥 365 736 · +2 016/7д
@petrovchanka_lera
@petrovchanka_lera
Ребят привет , спасибо что вы со мной PR https://t.me/g_a_sergevna (внимательно вводите ник) ВК https://vk.com/petrovchanka_lera Мое производство: https://petr
👥 317 826 · +3 856/7д
@glent
Глент
Йоу, я создал
👥 317 803 · +8 470/7д
@public217238185
Zлой Пруф
Никого не жалко, никого! Реклама: https://clck.ru/3RcH8U Мария https://clck.ru/3QrWzS Кристина
👥 309 097 · +2 249/7д
@sonya_safarova
Соня Сафарова
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 306 762 · -3 142/7д
@shulginchik_nik
НИКИТА ШУЛЬГИН
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 306 574 · -4 893/7д
🏷 Темы и теги
#семейные ценности #воспитание детей #духовное развитие #коранические аяты #мусульманская семья #ислам #Разное
📋 О канале ДОГАЛЫ ЙОРТ
Догалы йорт — уютный уголок для тех, кто ценит семейные ценности и традиции. Здесь вы найдете вдохновение для воспитания детей, советы по созданию домашнего очага и духовному развитию. Присоединяйтесь к сообществу, где каждый день наполнен теплом и мудростью.
🔍 Архив всех постов Макс
Поиск по 18,028,527 постам из 204,484 каналов
Подключить за 490 ₽/мес →
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
📊 Аналитика канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
➕
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.