Пост канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» от 22.06.2026
– Хәзрәт, зиратка барганда кеше нинди ният белән чыгып китәргә тиеш?
– Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үлемне искә алырга куша. Харун Рәшид хәлифә, көн саен кабер янына барып, үзен үзе: «Йә Харун Рәшид, дәрәҗәң бар, байлыгың бар, ә монда алып килергә нәрсәң бар?» – дип вәгазьли торган булган. Үлем Аллаһы Тәгалә вәгазе, син зиратка шуның белән вәгазьләнергә барасың, шушында киләсем бар, Аллаһ каршында җавап бирәсем бар дип уйланырга киләсең. Раббыбыздан иман белән үткәрсәң иде дип сорарга кирәк. Мәетләр рухы өчен доганы өйдә дә кылырга була. Максатың каберләрне күреп, шушында килеп ятасым бар бит дип уйлану булсын. Аннан кайтканда, инде изге гамәлләрне арттырырга, гөнаһлар ясамаска дип кайтырга тиеш адәм баласы.
– Зиратка кергәндә нинди догалар уку дөрес санала?
– Зиратка керер алдыннан бер тапкыр «Әлхәм»не, өч мәртәбә «Ихлас» сүрәсен укып дога кылырга кирәк. Аннары, әссәламегаләйкем, кабер әһелләре, безнең дә сезнең янга барасы бар, Аллаһы җәннәтләрен насыйп кылсын, дип, сәлам бирәсе. Доганы татарча кылуда гөнаһ юк. Кабер янында мәет рухына «Ясин», «Тәбәрәк» уку хуплана. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм бер кабер өстенә хөрмә ботагы кадап куйган да «Ясин»не укыган. Халык телендә «Тәбәрәк» дип «Мөлек» сүрәсе әйтелә. Бер хәдистә, бер мәет өчен «Мөлек» сүрәсе укылса, Аллаһы Тәгалә бер фәрештә яратыр, фәрештә аның каберендә җиңеллек сорап, дога кылыр, диелә. Дога укысаң, мәетләргә аның хәрефе саен, укыган кешегә зиратта ничә кеше булса, шуның кадәр савап бара.
– Пәйгамбәребез хөрмә ботагы утырткан, дидегез. Кабер өстенә агач утырту шуннан киләме инде?
– Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнән хөрмә ботагын ник кадап куйдыгыз дип сорагач, ул менә шушы ботак кипкәнче, мәеткә савабы барып торыр ди. Агач утыртуыбызның да хикмәте шунда инде. Агачның яфраклары зикер әйтеп торыр диләр. Хәзер ясалма чәчәкләр белән бизәп куялар, тере чәчәк булмагач, аның савабы бармый, акча әрәм итү генә ул. Ә тере чәчәк утыртсаң, ул шиңгәнче мәеткә савабы бара. Агач бездә биек булып үсә, чардуганга комачаулый башлый. Шуңа да ясмин кебек таралмый торган кечкенә куак утыртырга кирәк. Иң яхшысы туя агачы, миләш тә матур. Элек агач утыртканнар, агач чардуган куйганнар. Агач үсеп җиткәндә, чардуганы тузган. Хәзер тимер чардуган куялар. Әмма агач зур булып үскәч, йә ава, йә аны кисәргә кирәк була, чардуган комачаулый. Шуңа да чардуганны тәбәнәк итеп куйсаң, яхшы.
– Күпләр, чардуганнарын буяганнан соң, бушап калган буяу савытларын зират өстендә калдыра. Имештер, аны алып кайтырга ярамый...
– Ул калай савытлар синең тәкъдиреңне берничек тә үзгәртә алмый. Галимнәр иман җитмеш тармактан тора дип әйткәннәр. Аның үзәге шәһадәт кәлимәсе булса, иң соңгы тармагы җирдә яткан чүпне алып кую. Үзең артыннан чүп калдыру, табигатьне пычрату – гөнаһ. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең, диннең зәгыйфьләнгәнен шуннан белерсез, кешеләр ырымнарга ышана башлар, дигән сүзләре бар. Ырымнарга ышану халыкта дини белемнең җитәрлек булмавын күрсәтә. Чүп савытын калдырырга ярыймы, дип сорыйлар, ә намазны калдырырга ярыймы дип сораучы юк. Иң зур гөнаһ – намазны калдыру. Буяу савытыннан шикләнәләр, намаз калдырудан курыкмыйлар.
– Җәлил хәзрәт, кабер өстендәге ташка фотосурәт куюга ни диярсез?
– Ташка фото кую тәре кую белән бер. Сурәт булган җирдә фәрештә дә булмый, мәет рухына дога кылуыңнан да файда юк. Дога барып ирешмәгәч, мәет рәнҗеп тә ята. Кайберәүләр кабер ташындагы мәет сурәте белән сөйләшә, бу исә аларны көфер дәрәҗәсенә төшерә. Икенче берәүләр мәеттән, булыш дип, ярдәм дә сорый, бу да ярый торган эш түгел. Без ярдәмне Аллаһтан гына сорарга тиешбез.
– Юл һәлакәтләрендә үлгән кешеләр рухына кечкенә генә чардуган кую гадәте дә бар бит әле бездә.
– Кирәк әйбер түгел ул. Юлда баручыларның да игътибарын җәлеп итә. Аны куймавың хәерлерәк. Өйдә үлгән кешенең, җаны чыккан урыны дип, караватына чардуган куймыйбыз бит.
Дилбәр Гарифуллина