Сегодня представители Елабужского отделения мотоклуба «Ночные волки» посетили МБОУ «Гимназия №1-Центр национального образования» ЕМР РТ и провели позн…
Бүген «Төнге бүреләр» мотоклубының Алабуга бүлекчәсе вәкилләре ТР АМР «1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге» МББУндә булдылар һәм укучылар белән очрашу уздырдылар. Клуб вәкилләре укучыларга мототранспорт кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләренә басым ясап, юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләделәр. Алар мотоциклчылар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте статистикасын китерделәр һәм юлда типик куркыныч хәлләр турында сөйләделәр. Саклагыч экипировка: шлемнар, курткалар һәм перчаткалар куллануның мөһимлегенә аерым игътибар бирелде. Чара азагында балалар тематик наклейкалар алдылар, шулай ук кунакларга кызыксындырган сорауларын бирделәр.