✅Бүген Гимназиябездә Нурихан Фәттах исемендәге музейга бәйле тагын бер чара үтте.
🎥Әлеге фильмның режиссёры, "Кеше китә - җыры кала”, "Ай булмаса, йолдыз бар" сериаллары буенча танылган - Александр Далматов турында Нурихан Фәттах исемендәге музей җитәкчесе - Закирова З.Р. кыскача сөйләп китте.
✅Фильм ахырында укучылар белән фикер алышу булды, алар үзләренең хис-кичерешләре белән бүлештеләр.
🎥"Кырык дүртнең май аенда" фильмы повестьне экранлаштыру гына түгел, ә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар, хатын-кызларның тылдагы авыр хезмәте, кеше язмышы, ныклыгы, иреккә ышаныч һәм өмет турындагы тарих та. Бу фильм укучыларыбызда Ватанга мәхәббәт, патриотизм рухы тәрбияләгәндер дип ышанып калабыз.
📚Гимназиябездә Нурихан Фәттах музее булуы белән горурланабыз!