💜 ТУКАЙ ЯШИ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ, ИЛҺАМ БИРЕП БАРЧА ДӨНЬЯГА Бүген Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан гимназиябездә төрле чаралар үткәрелде.
Бүген Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан гимназиябездә төрле чаралар үткәрелде. Иртән укучылар әкият геройлары белән бергә серле дөньяларга сәяхәт иттеләр, шигырьләрнең матурлыгын һәм тирән мәгънәсен тоя алдылар, дәресләрдә әсәрләрен укыдылар, Тукайга ияреп үзләре дә шигырьләр яздылар.
Холлны әкият геройларыннан торган рәсем, кул эшләнмәләре күргәзмәләре бизәде. «Нур» театрының (җит. Ибятова Р. Н.) Гран-Прилар яулаган яшь артистлары бөек Тукаебызның әсәрләрен искиткеч осталык белән сәхнәләштерделәр.
Тукай — ул безнең горурлыгыбыз, милләтебезнең йөзек кашы. Аның әсәрләре һәрвакыт актуаль, алар безне әдәпкә, тырышлыкка һәм туган телебезне яратырга өйрәтә!