ТАТАРЧА ДИКТАНТ 📝 Бүген гимназиябездә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган Дөньякүләм «Татарча диктант - 2026» акциясе узды…
Бүген гимназиябездә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган Дөньякүләм «Татарча диктант - 2026» акциясе уздырылды. Туган телебезне сөюче укучыларыбыз, укытучылар, әти-әниләр бик теләп әлеге чарага кушылдылар.
Диктантны 30 ел гомерен шушы гимназиядә татар теле һәм әдәбиятын укыткан хөрмәтле мөгаллимәбез Сепперова Резеда Илдус кызы яздырды. Ул укучыларга туган телебезне саклауның мөһим әманәт икәнен җиткерде.
Шулай ук директорыбыз Хәлимова Гөлфия Мансуровна һәр катнашучыны туган телебез сагында уяу торырга чакырып, рәхмәт хатларын тапшырды.
Бергәләп «Туган тел» җырын башкару күңелләргә бәйрәм рухы өстәде! 🙏🥰