✍️Ислам дине дуслык турында нәрсә әйтә?
✅Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ : “Яхшы дус хушбуй🌹 сатучыга охшаган. Ул сиңа хушбуйны бүләк итәчәк яки сатачак, яисә ислемайның хуш исе сиңа сеңәчәк. Яман дус исә тимерчегә охшаган. Ул синең киемеңне яндырачак🔥 яки аның начар исе сиңа сеңәчәк”, – дигән.
✅Кеше әйләнә-тирәдәгеләрнең йогынтысына бирелә торган була. Аның янында күркәм холыклы, көчле ихтыярлы, ихлас кешеләр булса, алар белән күбрәк аралашып, дустанә мөнәсәбәттә торсалар, бу эзсез калмаячак. Халыкта: “Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, – диелгән гыйбарә бар бит. Шулай ук: “Дустың үзеңнән яхшырак булсын”, – дип тә әйтәләр.
🕌Әниләр мәчете
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler