🔑Намаз -җәннәт ачкычы ✅Ислам динендә бер генә нәрсә дә очраклы түгел.
✅Ислам динендә бер генә нәрсә дә очраклы түгел. Дини гыйбадәтләрне генә алыйк, аларда рухи һәм физик сәламәтлек бергә үрелеп бара. Аның максаты да - адәм баласының җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан саклау. Намаз укып, кеше күңел тынычлыгы таба, шул ук вакытта, намаздагы хәрәкәтләр ярдәмендә, сәламәтлеген дә яхшырта.
✅Пәйгамбәребез ﷺ сорады: «Ничек уйлыйсыз: әгәр берәрегезнең ишек төбеннән елга агып торса һәм ул анда көненә биш мәртәбә юынса, тәнендә берәр кер калыр мы?
Сәхабәләр: «Юк, калмас», – дип җавап бирделәр. «Биш вакыт намазның мисалы да шундый: Аллаһы Тәгалә алар сәбәпле гөнаһларны бетерә».
#намаз
🕌Әниләр мәчете.
Языл: https://max.ru/mechet_eniler