СЛИВАДАН КАЙНАТМА 🍓Сливадан кайнатма ясау өчен 1 кило җимешкә 1100 грамм шикәр комы алырга. 🍓Сливаның төшләрен алырга
🍓Сливадан кайнатма ясау өчен 1 кило җимешкә 1100 грамм шикәр комы алырга.
🍓Сливаның төшләрен алырга һәм өстенә шикәр комының яртысын салып, төнгә калдырырга. Иртән шуны утка куеп, кайнап чыккач 5 минут пешерергә һәм суытырга куярга.
Яңадан шулай ике тапкыр эшләргә.
🍓Өченче тапкыр кайнатканда шикәр комының калган яртысын салырга. Кайнап чыга башлагач, уттан алырга.
🍓Бераз болгаткач, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.
🍓Слива йомшак булса, ике тапкыр кайнату да җитә.