БАЛАН ПИРОГЫНА ЭЧЛЕК ӘЗЕРЛӘҮ ✅1,5 кг баланны юып дуршлагка салып сөзәсе, калын төпле кәстрүлгә салып 100 гр су саласы.
✅1,5 кг баланны юып дуршлагка салып сөзәсе, калын төпле кәстрүлгә салып 100 гр су саласы. Баланны изгәлисе. Әкрен утка куясы. Балан пешкәннән соң, нәзек тишекле ситога салып, чыгарасы. Барлыгы 8 аш чүмече масса чыга.
✅ Килеп чыккан массаны кайнатырга куясы. 20 минут кайнаганнан соң 4 аш чүмече шикәр комы саласы, 15 минут кайнатасы. Аннан тагын 4 аш чүмече шикәр комы салып, плитәне сүндереп тиз - тиз болгатасы.
Эчлек әзер.
Рецепт өчен әниемә рәхмәт - ❤️