Апас районы Карамасар авылында яшәүче Гыйлаҗ абый һәм Мансура апа Миңнуллиннар 78 ел парлы гомер итәләр.
Бер мәктәптә укысалар да, мәхәббәт чәчкәсе туганнарының туенда бөреләнә. Шул көннән башлап, Гыйлаҗ абый тормышын Мансура ападан башка күз алдына да китерә алмый.
Миңнуллиннар 5 балага гомер биреп, үз үрнәкләрендә тәрбияләп үстергән. 11 онык, 12 оныкчыклары бар.
– Мин бик бәхетле кеше. Тормыш мәшәкатьләре күп булса да, йөрәк өзгеч хәлләргә дучар булмадым. Балаларым да йөземә кызыллык китермәделәр. Бер авырлык күрсәтмичә үстеләр, тормышта үз урыннарын таптылар. Мансура белән дә иңне-иңгә куеп, аңлашып яшәдек. Тәртип булганын яраттым. Үз-үземне дә һәрвакыт тәртиптә тотарга тырыштым. 100 яшькә җиткәнем сизелми дә, яшәлмәгән дә кебек. Шундый гомер биргән Аллаһы Тәгаләгә, хөрмәттә яшәткән балаларыма рәхмәт. Мондый матур тормышларда яшәү – зур бәхет ул, – ди Гыйлаҗ ага.
Аксакал озын гомернең сере белән дә уртаклашты.
– Кешегә яхшы булырга, күпсенмәскә, көнләшмәскә, тыныч күңел белән яшәргә, эчтә үпкә, ачу тотмаска кирәк. Чиста күңел белән яшәү рәхәт. Майлы ризыклар белән дус түгел мин. Яшелчә, җиләк-җимешләр яратам. Артыгын да ашарга кирәкми. Нәселебездә озын гомерлеләр күп булды, - ди ул.