Күз тигән дип җаваплылыкны, гаепне башкага гына элеп кую җайлыдыр да...
Чир бар кешегә дә килә, олысына кечесенә, блогерга да, гомергә кеше арасына чыкмаган, фотога төшмәгәненә дә!
Бу сынау дөньясы. Без монда рәхәт күрергә генә, уен көлке өчен генә килмәгән. Аллаһ биргән сынауларны сабырлык белән кабул итеш кирәк. Мин һәрчак әйтәм сезгә блогымда- Раббыбыз безгә начарлык теләми! Һәр сынау күтәрә алырлык, нәкъ безгә кирәк булганы, безне уңай якка үзгәртә торганы бирелә.
Тормыш гел бертөрле бармый. Әбиләр әйтәләр бит әле, дөнья бер алдын куя бер артын куя дип. Авырлыктан соң җиңеллек вәгъдә ителгән. Шуңа өметләнәбез🤲
Шөкер итәрлек нигъмәтләребез күп. Авырлык белән җиңеллек янәшә йөри. Әлхәмдүлилләһ🤲 күпме поддержка, күпме хәл белүче, күпме дога кылучылар безнең өчен, искитмәле❤️
Иншаллаһ бу сынауларны да сабырлык белән үткәрергә язсын🤲 Раббыбыз үзенә якынайтырга теләсә, безгә шулай сынаулар җибәрә. Бу хурлык та түгел, кимсетүтдә түгел....хакыйкатьтә бу Аллаһның бүләге❤️ Иң мөһиме дөрес итеп кабул итеш кирәк... Ни өчен бу миңа, теге гаепле , бу гаепле дип түгел.
Альбина Фазлыева блогыннан