Хаҗ көндәлеге Куба мәчете Ислам тарихындагы иң беренче мәчеткә нигезне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәл
Куба мәчете
Ислам тарихындагы иң беренче мәчеткә нигезне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм 622 елда Мәккәдән Мәдинәгә күченгәннән (һиҗрәдән) соң сала. Бу бинаның нигезенә беренче ташларны үз кулы белән сала һәм сәхабәләре белән бергә аны төзергә ярдәм итә.
Әбү Хөрәйрадан (Аллаһ аннан разый булсын) җиткерелә, Пәйгамбәребез әйткән: «Кем үз өендә пакьләнеп (тәһарәт алып), аннары Куба мәчетенә килеп намаз укыса, аңа кече хаҗ (гомрә) кылуга тиң булган әҗер-савап язылыр».
Гасырлар дәвамында мәчет күп тапкырлар яңадан төзелә. Дүрт манаралы хәзерге зур бина XX гасыр ахырында салынган һәм ул берьюлы 20 меңнән артык кешене сыйдыра ала. Шул ук вакытта аның архитектурасында традицион ислам мотивлары сакланган.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Айрат хәзрәт Яруллин