ШОМЫРТ ПИРОГЫ Камыр: 300 гр җылымса сөт 2 йомырка 12 гр чи чүпрә 80 гр эретелгән май 1 чәй калагы өеп тоз 1 аш калагы ө
Камыр:
300 гр җылымса сөт
2 йомырка
12 гр чи чүпрә
80 гр эретелгән май
1 чәй калагы өеп тоз
1 аш калагы өеп шикәр комы
Камырны басып бетергәндә уч төбенә аз гына сыек май салып, оештырып бетерәбез. Йомшак кына камыр килеп чыга. Камыр 1-1.5 сәг кабарганнан соң, камырны өч кисәккә бүләбез. Беренче кисәк 400 гр була, табага җәясе. Шуның өстенә эчлекне тигезләп саласы.
Эчлек өчен кирәк була: 300 гр әзер шомырт массасы, 100 гр алма повидлосы, яхшылап болгатасыз. Камыр өстенә әлеге массаны җәясез, ял иттерәсез. Духовканы 180 градуска куеп 30 минут пешерәсе. Аннан соң алып, суытырга куясы. Өстенә 250 гр 20% сметанага 1 чәй калагы крахмал, 2 аш калагы шикәр комы салып, яхшылап блендер белән күпертәсез. Суынган пирогның өстенә сылыйсыз. Өстенә әстерхан чикләвеген ваклап салырга була.
Шушы камырдан ике пирог чыга.
Авт: Миләүшә Фәрхетдинова