Әнвәр Нургалиев Диананың фотоларын күреп, күз яшьләрен тыя алмаган
«Бүген таң белән уяндым… Сәгать иртәнге 6:15. Өйдәгеләр әле татлы йокыда. Чәйләр эчеп, кабинетыма кердем: җырларымны караштырам, социаль челтәрләрне актарып алам. Шунда Гөлшат ханым җибәргән сылтамага күзем төште… Анда безнең Дианабызның фотолары. Аларны Лирида Фоткулбаянова төшергән икән. Карадым да, күңелем тулып китте… күзләремә яшьләр килде 😢
Ник исән чакта без якыннарыбызның кадерен белеп бетермибез соң? Нинди чибәр, нинди рухи бай, татар җанлы кыз иде бит ул… Ныклы адымнар белән тормыш юлыннан атлап килә иде 😢
Дианабыз гаҗәеп матур гына түгел, эчке көче белән дә сокландырды. Рус телле мохиттә үссә дә, үзенең татар телен, мәдәниятен белде, яратты, кадерләде. Тормышы аның җиңел булмады: язмыш сынауларны еш кына каршысына очратып торды. Әмма ул аларны намус, көчле рух белән уза белде.
Дианабызны ихлас яраткан, аны хөрмәт иткән, бүгенгә кадәр җылы сүзләр белән искә алучы чын дусларына зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Якыннарыгызны саклагыз, кадерләгез. Аларны беркем дә, бернәрсә дә алыштыра алмый 😔»