Габделфәт Сафин белән интервьюдан өзек ⤵️ — Сез “солянка”ларда катнашмыйсыз. Нигә? — Чакыручылар бар, ләкин минем теләг
— Сез “солянка”ларда катнашмыйсыз. Нигә?
— Чакыручылар бар, ләкин минем теләгем юк. Ул “гримерка”ларда сүгенүләрне күралмыйм. Анда я гайбәт, я кирәкмәгән сөйләшүләр, я көнләшү. Андый кешеләрдән еракка китәргә кирәк. Мин андый урыннарда авырыйм.
— Шалтыратып, чакыралармы?
— Әйе, чакыралар. “Килсәң, сын бирәбез”, - диләрме шунда... Кайчандыр ялгышлык белән барылган әлеге “сын таратучы җирләргә”. “Менә шуның кадәр сыным, премиям бар”, - дип мактаналар. Аны кешеләр генә бирә бит. Әле бирми, ә сата! Шул премиягә караганда акча кадерлерәк түгел микән?! Ул сыннарым кайда ятадыр, белмим.
— Банкетларда чыгыш ясыйсызмы?
— Мин җырлап торам – калганнар ашый. Нәрсә инде бу? Тамадалардан мин, гомумән, гарык. Хәләл туй үткәргән булалар. Хәтта никахларны да бозалар. Берсендә мәчеткә кердем. Ишетәм: Зәмирә Рәҗәпова рәхәтләнеп микрофонга акыра. Мин мәчеткә тынычлык эзләп килдем, ә монда туй бара. Нәрсәгә ул?!