Пост канала «Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует» от 28.06.2026
Камыр өчен ✅
Катык (ряженка) ~ 1 стакан
Сөтөсте (сметана) ~ 1 аш калагы
Майонез ~ 1 аш калагы
Тәменчә тоз, шикәр комы
Чәй содасы ~ 0,5 чәй калагы
Он ~ күпме ала
Йомшак камыр килеп чыга (артык он белән тутырмыйбыз).
Эчлек өчен✅
Чи кишер ~ 2 штук (зур)
Эремчек ~ 500 г
Шикәр комы ~ тәменчә
Йомырка ~ 3 штук
Ак май ~ 80-100 г
Әзерлибез✅
🌹Кишерне угычтан уыгыз, бераз гына су салып пешереп алыгыз, ак май кушып суы парга әйләнеп беткәнче пешерүне дәвам итегез.
🌹Суытып, кишергә эремчек, шикәр комы, йомырка кушып яхшылап болгатыгыз. Эчлек әзер!
🌹Барлык ингредиентларны тирән савытка салып, йомшак кына камыр басабыз.
🌹Пирогны (бездә бәлеш диләр) ясыйбыз, эчлекне салабыз, тагын берничә шакмак ак май өстәргә мөмкин, бөрәбез.
🌹Духовкага куябыз, йөзе кызарганчы 40~50 минут тирәсе пешерәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын☕️
Саклап куярга һәм дусларыгызга җибәрергә онытмагыз🔘
Рецепт ошады исә❤️