Пончики: 59 штук из двух порций теста
Ике порция камыр өчен бу. Барлыгы 59🔥пончик чыкты
Ачыткы (опара)⤵️
Җылы сөт ~ 500 г
Коры чүпрә ~ 19 г
Шикәр комы ~ 180 г
Он ~ 40 г
Камыр өчен⤵️
Йомырка ~ 6 шт
Йомшак ак май ~ 180 г
Сгущенка ~ 140 г
Он ~ 1,1-1,2 кг
Бер чеметем тоз
Әзерләү⤵️
Җылы сөткә шикәр комы, чүпрә, он кушып болгатабыз. 15 минутка алып куябыз.
Йомыркага сгущенка, тоз, ак май кушып күпертәбез.
Шушы массага әзер ачыткы (опара) кушып болгатабыз. Өч этапка бүлеп он өстибез. Кулга ябышмый башлагач, камырны тактага төшереп, бераз басабыз һәм савытка кире салып 15 минут ял иттерәбез. Әзер камырны берничә өлешкә бүләбез.
Куна тактасын майлыйбыз, камырның бер олешен җәябез, вырубка белән түгәрәкләр кисәбез, уртасын алабыз. Пончикларны кызган майга салып, кызарганчы пешерәбез. Камырның башка өлешләрен дә җәеп, кисеп, пешереп бетерәбез. Пешкән берен салфеткага салып барабыз.
Пончикларга эретелгән шоколад сибәбез, төрле төсле посыпкалар белән бизибез.
Чәйләрегез тәмле булсын!☕️
Саклап куярга онытмагыз, дуслар!📌
Тәмле❤️